Татарстанда COVID-19 белән тагын 38 кеше авырган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 38 очрагы ачыкланган. Шулардан 17 кеше госпитализацияләнгән һәм 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 2 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 13 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 5 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 10 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 7 очрак, 80 тән - 90 яшькә кадәр - 1 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 12 очрак, Чаллыда 7 очрак, Лаешта 4 очрак, Яшел Үзән һәм Түбән Камада 2 шәр очрак, Аксубай, Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
20 июньгә Татарстанда 4152 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 3027 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 58.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа