Covid-19: Татарстан районнары буенча бүленеш
Татарстаннда Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча оператив штаб 17 майга инфекция таралу урыннары билгеләнгән республика картасын бастырды.
Бүгенгә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 2232 очрагы теркәлгән.
Шуларның 1156 сы савыккан. 7 кешенең үлеме теркәлгән.
Хәзерге вакытта республикада 2438 кеше табиблар күзәтүендә, шул ук вакытта 25217граждан медицина күзәтүеннән алынган.
Узган тәүлектә Татарстан табиблары коронавируска 4186 тест, ә авыру тарала башлаганнан бирле 94275 тест ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа