Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Covid-19: лаборатор тикшерүгә кем түли?

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы хәбәр итә.

Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы шуны хәбәр итә: махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен планлы формада алу өчен, госпитальгә кадәрге этапта (анда керүгә кадәр 7 календарь көннән дә алда түгел) COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауга пациентның биологик материалын лаборатор рәвештә тикшерү уздыру (борын һәм авыз-тамактан мазок алу) зарур. Мазокны алу табиб-терапевт (балалар өчен - педиатр) юлламасы белән, беркетелгән урын буенча медицина оешмасында (поликлиникада) (ОМС ФФның 17.06.2020 елгы 7996/30/и санлы хаты); лаборатор тикшерү исә ОМС полисы буенча гамәлгә ашырыла.

Шулай итеп, медицина оешмаларының гражданнардан планлы госпитализация вакытында COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауга лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләрен алып килү турындагы таләбе нигезле:

- COVID-19 инфекцияле авырулар белән контактта булган, әмма үзләрендә йогышлы авыру симптомнары булмаган кешеләрне, шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан яки эпидемиологик хәл имин булмаган илләрдән килгән, йогышлы авыру симптомнары булмаган затларны COVID-19га тикшерү иминият очрагына керми һәм андый хезмәт ОМС полисы буенча күрсәтелми (ОМС ФФның 09.07.2020 елгы, 9071/26-1/и санлы хаты);

- мәҗбүри медицина иминияте системасында иминиятләштерелмәгән һәм идентификацияләнмәгән затларга медицина күрсәткечләре булганда COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе булу-булмауга тест үткәрү Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына кичектергесез рәвештә медицина ярдәме күрсәтү кысаларында гамәлгә ашырыла (Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына ОМС системасы аша 2020 елга медицина оешмаларын күбесенчә бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган бюджетара трансферлар хисабына күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләү тәртибен һәм тарифларны билгеләү турындагы Тариф килешүенә 03.07.2020 елгы өстәмә килешү);

- оешмалар, шул исәптән COVID-19ны йоктыру куркынычы булган, ләкин йогышлы авыру симптомнары булмаган медицина хезмәткәрләренә COVID-19га лаборатор тикшерүләр уздыру мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына үткәрелми һәм эш бирүче акчалары хисабына гамәлгә ашырыла (ОМС ФФның 09.07.2020 елгы, 9071/26-1/и санлы хаты).

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, «Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә килеп чыккан авырулар таралу куркынычы барлыкка килү шартларында мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 03.04.2020 елгы, 432 санлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә онкологик, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системасы авырулары булган, шулай ук алыштыручы бөер терапиясендә (диализ) булган пациентларга медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса