Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 54 очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 54 очрагы ачыкланган. Шулардан 30 кеше госпитализацияләнгән һәм 24 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 2 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 3 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 25 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 5 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 10 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 11 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 35 очрак, Чаллыда 6 очрак, Яшел Үзәндә 5 очрак, Питрәч районында 2 очрак, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.
3 июньгә Татарстанда 3351 кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа