COVID-19ның яңа 51 очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 51 очрагы ачыкланган. Шулардан 18 кеше госпитализацияләнгән һәм 33 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 6 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 15 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 16 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 6 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 7 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 26 очрак, Чаллыда 16 очрак, Нурлатта 3 очрак, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.
4 июньгә Татарстанда 3402 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бер тәүлек эчендә 139 кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа