Әлмәттә Covid+ госпиталенең баш табибы бүгенге вәзгыять турында сөйләде
Район башлыгы Тимур Нагумановның Instagram туры эфирында Covid+ госпиталенең баш табибы Сергей Карамаликов хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны әлегә кимеми, дип хәбәр итте.
Әмма Казаннан табибларны җәлеп итү хисабына Әлмәт медикларын кыска вакытлы ялга җибәрә башладылар. Сергей Александрович шулай ук пациентларны дәвалау өчен резервта тагын 6 ИВЛ аппараты бар, даими рәвештә сыйфатлы дару препаратлары, җиһазлар китерелә, консультацияләр өчен республика дәрәҗәсендәге белгечләр килә, дип билгеләп үтте.
Атна саен «Татнефть» компаниясе табибларны саклау чараларын җитәрлек күләмдә тәэмин итә. Ягъни, бүген госпиталь пациентлар белән тулы булса да, табиблар яңа авыруларны кабул итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа