Татарстанда Covid-19 белән Корбан бәйрәме ничек үтәр?
Быел бәйрәм үткәрүнең берничә кагыйдәсе бар.
- Беренчедән, Роспотребнадзор намазны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада укырга чакыра. Һава торышы моңа мөмкинлек бирә.
- Икенчедән, дистанция сакларга.
- Өченчедән, битлек режимын үтәргә кирәк.
- Казан Кремле дин тотучыларны хәтта ачык һавада намаз укыганда да, бер урында күп кеше җыелу сәбәпле, битлек кияргә чакырды. Мөселманнар шулай ук үзләре белән намазлык алып килергә тиеш.
- Корбанга чалынган хайваннарның ите берничә көн дәвамында таратыла. Бу кешеләр агымын киметергә һәм коронавирус инфекциясе таралу шартларында иминлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел Корбан бәйрәме җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтелә. Ул Татарстанда ял көне дип игълан ителгән, шунлыктан республика халкын өч көнлек ял көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа