Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә COVID-19ны диагностикалау өчен лаборатория барлыкка килде

«Татнефть» ярдәме белән Әлмәттә COVID-19ны диагностикалау өчен тәүге лаборатория барлыкка килде. Ул «Татнефть» ААҖ медсанчасте структурасында, Түбән Мактамадагы бактериологик лаборатория базасында ачылды.

Бүгенгә COVID-19ны диагностикалау өчен ПЦР-тикшеренүләр үткәрүгә барлык рөхсәт документлары алынган. Берөзлексез эшләгәндә биредә көненә 200 гә якын тикшерү үткәрергә мөмкин. «Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте вәкилләре килгәнче лабораториядә 480 нән артык тикшерү уздырылып, инде авыру йоктырган пациент та ачыкланырга өлгергән иде. Һәм бу очрак Казандагы Роспотребнадзор лабораториясе тарафыннан үткәрелгән кабат тикшерү белән расланган да.

Анализны кайда тапшырырга?

- ПЦР-диагностика алымы коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау өлешендә иң төгәле дип танылды, - дип ассызыклады «Татнефть» ААҖ генераль директоры киңәшчесе - медицина программаларын үстерү службасы җитәкчесе Елена Яшина.

Әлеге тикшерүне бары тик Роспотребнадзор куйган барлык таләпләрне үтәп, лаборатория шартларында гына үткәрергә мөмкин. Шулай булуга карамастан, ул алынган нәтиҗәләрнең төгәллеге ягыннан караганда үз-үзен тулысынча аклый: инфекцияне вакытында ачыклап, аның таралуына оператив рәвештә киртә куярга мөмкинлек бирә.

Нәтиҗә алу өчен 8 сәгатьтән дә артык вакыт таләп ителми. Элегрәк тикшерүләр үткәрүне оештыру һәм нәтиҗә алуга 2 дән алып 4 тәүлеккә кадәр вакыт кирәк булган. Шул ук вакытта диагностика ясаганда иң авыр хәлдәге пациентларга һәм авыручылар белән контактта булганнарга өстенлек бирелгән, ә клиник билгеләре булмаган кешеләргә лаборатор тикшеренүләр узу мөмкинлеге тәтемәгән дә. Ә бит шунысы тәгаен билгеле, авыру симптомнарсыз барган очракта әлеге кешенең аны тирә-юньдәгеләргә йоктыру куркынычы зур. Менә ни өчен эпидемияләр чорында ПЦР-диагностиканы үзвакытында уздыру мөһим. Бу гаиләләрдә дә, хезмәт коллективларында да инфекция таралуны кисәтәчәк.

Анализны «Татнефть» ААҖ медсанчастеның 121 нче кабинетында тапшырырга була. Адресы: Әлмәт шәһәре, Радищев урамы, 67 нче йорт. Иртәнге 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.

Моның өчен борыннан яки йоткылыктан мазок алына. Биоматериалларны транспортлау буенча барлык таләпләрне үтәп, бер мазок әлеге лабораториягә китерелә. Анда шикле-уңай нәтиҗә алынган очракта икенче анализ Казанга җибәрелә. Лабораториядә нигездә нефть холдингы хезмәткәрләре тикшерү уза. Шулай ук барлык теләүчеләр дә «Татнефть» ААҖ медсанчасте поликлиникасының түләүле хезмәтләр бүлегендә килешү төзеп, анализ тапшыра ала.

- Биоматериал алу процедурасы бернинди дә махсус әзерлек таләп итми, - дип сөйләде «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте баш табибы Гөлсинә Шәмсиева. - Пациент килә, бер тапкыр кулланыла торган таякчык-тампон белән аның йоткылык өстеннән мазок алалар, процедурадан соң мазок махсус контейнерларга урнаштырыла, маркировкалана. Процедура вакыт буенча 5 минуттан да артыкка сузылмый, шул ук вакытта һич авырттырусыз үтә һәм күңел кайтаргыч хисләр тудырмый.

Квалификацияләре расланган

«Татнефть» һәм Казан федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология факультетының протеом һәм геном тикшеренүләр лабораториясе ярдәмендә ачылган лаборатория иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, ә биредә эшләүчеләр тиешле тәртиптә уку узып, үз квалификацияләрен раслаган белгечләр.

Анализлар лабораториягә махсус төзелгән һәм расланган маршрут карталары буенча барлык стандартлар буенча җиһазландырылган керү юлы аша китерелә. Биоматериалларның сакланышы һәм төгәл диагностика үткәрү өчен аларны кирәкле температура режимында тоту тәэмин ителә.

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәтенең видео төшерүчеләр төркеме шул ук көнне «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда биоматериаллар алу урынында булып кайтты. 121 нче санлы йогышлы авырулар кабинетына аерым керү урыны җиһазландырылган. Бүлмә дозатор һәм антисептик белән тәэмин ителгән, пациентлар түләүсез бахиллардан файдалана ала. Ике сәгать саен бүлмәне махсус эремә белән эшкәртәләр. Һәр клиенттан соң ишек тоткалары, ишекләр, урындыклар – пациент кагылырга мөмкин булган бар нәрсә шулай ук эшкәртелә.

Исегездә тотыгыз: COVID-19 га үзвакытында диагностика ясау сезне һәм якыннарыгызны саклап калачак.

Елена ФИЛАТОВА

Иван Ткаченко фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса