COVID-19ның яңа 50 очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 50 очрагы ачыкланган. Шулардан 15 кеше госпитализацияләнгән һәм 35 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 4 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 16 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 13 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 11 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 6 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 32 очрак, Түбән Камада 4 очрак, Чаллыда һәм Нурлатта 2 шәр очрак, Әтнә, Буа, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
5 июньгә Татарстанда 3452 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бер тәүлек эчендә 105 кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа