Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 40 очрагы ачыкланган. Шулардан 8 кеше госпитализацияләнгән һәм 32 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 2 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 15 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр 6 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 3 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, бүген Чаллыда 12 очрак, Түбән Камада 11 очрак, Казанда 10 очрак, Тукай районында 2 очрак, Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
21 июньгә Татарстанда 4192 кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 3059 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 32.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа