Татарстанда COVID-19ның яңа 63 очрагы ачыкланды
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 63 очрагы ачыкланган. Шулардан 14 кеше госпитализацияләнгән һәм 49 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр 5 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 12 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 23 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 6 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 4 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 42 очрак,Чаллыда 8 очрак, Түбән Камада 3 очрак, Әтнә һәм Тукай районнарында 2 шәр очрак, Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яңа Чишмә һәм Саба берәр очрак теркәлгән.
30 майга Татарстанда 3142 кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа