Республикада чит илләрдән кайткан татарстанлылар белән хәлне контрольдә тоталар
Татарстанга очканчы ук аларга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, анкета тутырырга, чит илдән әйләнеп кайткач, тестны ПЦР методы белән тапшырырга һәм порталда урнаштырырга кирәк.
Республикада чит илләрдән кайткан татарстанлылар белән хәлне контрольдә тоталар. Татарстанга очканчы ук аларга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, анкета тутырырга, чит илдән әйләнеп кайткач, тестны ПЦР методы белән тапшырырга һәм порталда урнаштырырга кирәк.
Әлегә тест әзерләнгәндә, чит илдән килгән кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш. Бу таләпне бозган очракта, гражданин 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи зат, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына башкаручы затлар — 50-150, юридик затлар-200 меңнән ярты миллионга кадәр штраф түләячәкләр, яисә аларның эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа