Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 53 очрагы ачыкланган. Шулардан 7 кеше госпитализацияләнгән һәм 46 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 2 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 8 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 25 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 8 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 7 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 3 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 21 очрак, Чүпрәледә 10 очрак, Чаллыда 9 очрак, Яшел Үзәндә 4 очрак, Әтнә, Алабуга һәм Питрәч районнарында 2 шәр очрак, Биектау, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.
2 июньгә Татарстанда 3297 кешегә коронавирус диагнозы куелган. 10 кешенең үлеме теркәлгән.
Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2814 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 124
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа