Әлмәттә коронавирус белән авыруның 1 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 51 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 51 очрагы ачыкланган. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
⠀
8 ноябрьгә Татарстанда 8757 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 7754 (+41) кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа