Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Татарстанның COVID-19га каршы көрәш штабы республикада коронавирус авыруының яңа очраклары буенча бүгенге мәгълүматларны бастырып чыгарды.
Татарстан Республикасында коронавирус йогышының 21 яңа очрагы расланды.
⠀
Читтән кертелгән очраклар – 8, авырулар белән якын элемтәләр – 13.
⠀
10 пациент госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки билгеләрсез формасы булган 11 кеше өйдә торып дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр -1
18 дән - 30 яшькә кадәрле - 3
30 дан - 50 яшькә кадәрле - 5
50 дән - 60 яшькә кадәрле - 4
60 тән – 70 яшькә кадәрле - 7
70 тән - 80 яшькә кадәрле - 1
Шәһәрләр буенча :
Казан – 8
Яр Чаллы -5
Лаеш районы – 2
Азнакай районы – 1
Балтач районы - 1
Мамадыш районы – 1
Саба районы - 1
Тәтеш районы - 1⠀
Хәзерге вакытта республикада 128 очрак теркәлгән. Россия Федерациясе буенча барлыгы 27 938 авыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа