Маска һәм перчатка Россия халкын чирдән саклый
Элек яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту теркәлгән төбәкләрдә тәүлеклеклек яңа очраклар кими.
Бу хакта Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары, Медицина фәннәре докторы Антонина Плоскирева хәбәр итте.
Мәскәүдә шулай ук авырулар санының тотрыклы кимүе күзәтелә. Моңа маска-перчатка режимын кертү һәм чикләүләрне этаплы рәвештә бетерү ярдәм итте. ⠀
Ул ассызыклап үткәнчә, битлек һәм кулларны еш юу элеккечә үк профилактика чараларының иң нәтиҗәле чарасы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа