Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы расланган
21 октябрьгә COVID-19дан үлүнең 105 очрагы теркәлгән.
1953 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелә. Дәвалау йөрәк җитешмәүчәнлеге фонында катлауланган.
1941 елда туган хатын-кыз яңа COVID-19 инфекциясе белән хастаханәгә китерелә, ул ике яклы пневмония белән авырган. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа