Covid-19: Татарстанда унҗиденче үлем очрагы
Татарстанда Covid-19 расланган унҗиденче кеше үлгән.
25 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1951 елгы ир үлгән.
Июнь башында ул COVID-19 вирусы китереп чыгарган коронавирус йогышының уртача авыр формасы һәм пневмания белән 5 нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган булган.
Аңарда миокард инфаркты һәм йөрәк ишемия авыруы булган. 25 июньдә аның йөрәге тибүдән туктаган.
Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа