Поездларда сәяхәт итү Covid-19 чорында куркынычсызмы?
Экспертлар поездларда биологик куркынычсызлык дәрәҗәсен югары дип бәялиләр.
Бу хакта Роспотребнадзорның Бөтенроссия тимер юл гигиенасы фәнни-тикшеренү институтының коммуналь гигиена һәм эпидемиология лабораториясе мөдире, медицина фәннәре докторы Жанна Овечкина хәбәр итте. ⠀
Поездларда һаваны зарарсызландыру системаларын урнаштыралар, бактерияләрне һәм вирусларны юк итәләр, әмма проводникларга һәм пассажирларга битлек кияргә һәм кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк. ⠀
Әгәр пассажирларның берәрсенең авыруы килеп чыкса яки температура күтәрелсә, аны шунда ук изоляциялиләр һәм якындагы станциядә аңа медикларны чакыралар, ә "шахмат" рәвешле утыру бары вагон-ресторанда гына саклана, чөнки ризык кабул иткәндә битлектә булу мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа