Сират күперен кичүчеләр
31 мартта Әлмәттә үпкә ялкынсынуы белән авыручы өлкән яшьтәге ханымда беренчел анализ коронавирус инфекциясе булуын дәлилләде.
Дәвалану өчен аны Яр Чаллыга озаттылар. Бәхеткә, кабат анализ ясаганда әлеге куркыныч диагноз расланмады. Хастаханәнең тулы бер бүлегеннән авыру ханым белән контактта булган медицина хезмәткәрләрен карантинга яптылар.
Бар да әйбәт төгәлләнүгә карамастан, хастаханә хезмәткәрләре берничә көн буена үзләренең инфекция йоктырган булу ихтималыннан куркып яшәде. Бу вакытны ничек үткәрүләре турында алар менә ниләр сөйли.
Рөстәм Насретдинов, табиб-пульмонолог:
– Әлеге пациентта коронавируска шик туачагын белгәнче күпкә элек мин Инстаграмга «Коронавирус, без сине көтәбез» дигән язу белән хезмәттәшләрем белән бергә төшкән фотоны куйган идем. Моңа кадәр дә бүлектә авыру йоктырган пациентлар белән бергә калырга туры килсә, беребез дә баш тартмаячагы турында да сөйләшү булды. Ул вакытта вәзгыятьне ахырына кадәр аңлап бетермәгәнбез, барысына риза идек. Кич белән пациентта алдан уңай анализ расланганын белгәч, минем башыма шунда ук “вакыт җитте” дигән уй килде. Бу минем өчен һөнәри чакыру иде. Нинди яшьтә булуына карамастан, һәркем авырып китә ала, хәтта үләргә дә мөмкин. Бусы аңлашыла. Тик менә иртәнгә барыбызның да бүлектә карантинга калачагын хәбәр иттеләр. Гаиләм бу яңалыкны авыр кабул итте, чөнки болай да сирәк күрешәбез – табибның эш спецификасы шундый. Ә өйдә кечкенә балалары калган хатын-кыз хезмәттәшләремә тагын да кыенрак иде.
Дөресен әйткәндә, авырып китәрмен дип ул кадәр курыкмадым. Сау-сәламәт, япь-яшь ир-ат буларак, минем авырып китү ихтималым бик түбән дәрәҗәдә дип уйладым. Әмма эш урынымда концентрация кинәт артырга да мөмкин бит. Хәтта температурам күтәрелүен дә тыныч кына кабул иттем, паникага бирелмәдем. Безнең бүлеккә туберкулезның ачык формаларына дучар булган авырулар да еш эләгә, шуңа безнең хезмәткәрләр «чыныккан халык». Минемчә, кешеләрне артык нык куркытырга да кирәкми. Кешенең психикасы шундый: озак вакытлар шатландырып кына торсаң, ул моны шатлану дип кабул итми башлый, курку хисе белән дә нәкъ шулай. Әлбәттә, безнең арада да башта эмоциональ тотрыксызлык, ярсу, күз яшьләре дә булмады түгел. Икенче тәүлеккә бар да тынычланып калды, эшкә тотындык. Хезмәттәшләрем белән аралашуда бераз кыенлыклар сизелде сизелүен: кемдер безгә чирканыбрак карады, безнең белән аралашырга ярамый дип уйлады. Хастаханә җитәкчелегенә рәхмәт, ярдәмнәре зур булды.
Вәзгыять әле башлана гына. Ә менә бу вакыйга хәлнең җитдилеген ахыргача аңлап бетермәгән хезмәткәрләр өчен яхшы тәҗрибә булды.
Хәзерге вакытта махсус провизор госпитальдә эшлим, бирегә күп кенә районнардан пневмония диагнозы куелган пациентларны китерәләр. Алардан коронавируска анализ алабыз, расланган очракта онкодиспансер базасында урнашкан госпитальгә күчерәбез. Бүлек бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, бернинди кыенлыклар юк. Барлык хезмәткәрләр индивидуаль саклану чараларында эшли, бу – инфекционист киеме, күзлекләр, респираторлар, перчаткалар, бахиллар. Комплектны «пычрак» зонага кереп чыккан саен алыштыралар. Таләп катгый. Без сугышка әзерләнәбез. Пациентларга куркынычтыр, әлбәттә, алар нәрсә барганын аңлап та бетерми.
Бу вәзгыять кешеләрне «айнытырга», уйландырырга, күп кенә әйберләргә башкача карарга, үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга мәҗбүр итәргә тиеш дип саныйм. Исегездә тотыгыз: авыру картны, яшьне сайламый – рәттән кыра. Бүгенге көндә мин үлем очраклары булмавына шатланам, тик менә алга таба да шулай булачак дип ышандыра алмыйм.
Вера Миронова, шәфкать туташы:
– Пневмония белән безнең бүлеккә салынган авыруда коронавируска анализ уңай булып чыкканын өйгә кайткач белдем. Миңа эштән шалтыраттылар да, килеп, анализ тапшырырга кирәклеген әйттеләр. Куркуга калдым. Үзем өчен генә түгел, сменадан соң кайтып очрашырга өлгергән якыннарым өчен куркыныч булып китте. Өйдәге улымны инде берничек тә саклап кала алмый идем. Өлкән яшьтәге әтием өчен дә нык курыктым. Шунда ук бөтен кешегә шалтыратып, коронавирус инфекцияле кеше белән аралашкан булу ихтималымны хәбәр иттем. Нигездә, барысы да тыныч кабул итте кебек.
Анализ нәтиҗәләрен көткән вакыт коточкыч киеренкелектә узды. Бу хакта уйламас өчен гел нәрсә дә булса эшләргә тырыштым. Ә инде коронавирус расланмавын белгәннән соң иңнәремнән авыр йөк төшкәндәй булды.
Хәзер бигрәк тә балалары белән урамда йөргән кешеләрне күрәм дә, нинди куркыныч сагалавын аңламыйлар шул, дип уйлап куям.
Әлбәттә, Covid 19 белән авыручы пациентлар яткан бүлеккә эшләргә җибәрсәләр, баш тартмаячакмын. Мин – медицина хезмәткәре, бу минем бурычым. Барысын да җиңеп чыгачагыбызга ышанам.
Ләйсән Хөснетдинова, кече медицина хезмәткәре:
– Безнең бүлектә яткан авыруны коронавируска шик белән Яр Чаллыга җибәргәннәрен ишеткәч коелып төштем. Чын-чыннан курку хисе биләп алды: кешеләр аннан үлә бит, димәк, минем белән дә шулай булырга мөмкин. Бүлекне карантинга ябалар дигән хәбәр тагын да ныграк шомландырды. Беркая да чыгарга ярамаган өчен түгел, ә хәлнең бик җитди булганын аңлап. Чарасызлыктан хәтта еладым да. Бары көтәргә калды. Бу вакытта мине тынычландыручы кеше әнием булды, ул хәтта уңай анализ килгән очракта да һичсүзсез тереләчәксең дип тәкърарлап торды.
Тискәре нәтиҗәләр килеп, безне өйгә кайтарып җибәргәндә дөньяда бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Хәзер, вәзгыятьне аңлап, бу
хәлләргә тынычрак карый башлагач, мин шуны аңладым: уңай анализ килгән булса да, безне барыбер дәвалаган булырлар иде. Кемнәр белән эшләгәнемне беләм - табибларыбыз искиткеч яхшы, госпиталь дә бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән.
Арина САФИНА
Фото респондентов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа