Татарстанда коронавируслы унынчы кеше үлгән
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган.
Шулардан 24 кеше госпитализацияләнгән һәм 51 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 3 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 31 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 16 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 7 очрак, 80 яшьтән – 90 яшькә кадәр - 3 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 24 очрак, Чаллыда 23 теркәлгән. Апаста 6 кеше авырган. Түбән Камада – 7, Балык бистәсендә – 4, Яшел Үзәндә – 3, Питрәчтә – 2 очрак теркәлгән.
Әлмәт, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 расланган унынчы кеше үлгән. Ул 1963 елгы Казан кешесе булган.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 2621 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа