Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләр бетереләчәк
ТР Министрлар Кабинеты элегрәк кертелгән чикләүләр бетереләчәк карарга кул куйды.
Киләсе атна башыннан, 3 августтан, кинотеатрлар, төнге клублар һәм ачык мәйданчыкларда балалар өчен уен бүлмәләре эшли башлаячак. Шартларның берсе - кеше санын 50 кешедән артмау.
Ачык мәйданчыкларда ял, күңел ачу, мәдәни, спорт, күргәзмә, реклама чаралары оештырырга рөхсәт ителәчәк. Шулай ук шартларның берсе - алдан ук чаралар яки концертлар башланганчы 7 көн алдан Роспотребнадзорга бу турыда хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа