Төркиянең Транспорт һәм элемтә министрлыгы Россия белән авиаэлемтәне яңарту турында игълан итте
Төркиянең күп кенә ММЧлары хәбәр иткәнчә, илнең Транспорт һәм элемтә министрлыгына сылтама ясап, Төркия белән Россия арасындагы очышлар 15 июльдә үк янә ачылачак.
Төркия Транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе хакимияте белән ике ил арасында авиация элемтәсен яңарту турында килешүгә ирешкәннәр, дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы.
Россия һәм башка илләр арасында халыкара һава юллары 27 мартта РФ Хөкүмәте Карары буенча туктатылды. Хәзергә РФ Хөкүмәте дә, Росавиация дә мондый очышларга тыюны бетермәде, дип яза ТАСС. Бары тик чыгару рейсларын гына башкару рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа