Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа ике очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 44 очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итә.
Шулардан 13 кеше госпитализацияләнгән һәм 31 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 4 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 10 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 10 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 17 очрак, 80 тән - 90 яшькә кадәр – 2 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 11 очрак, Чаллыда 12 очрак, Түбән Камада 3 очрак, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск һәм Нурлат районнарында 2 шәр очрак, Балтач, Биектау, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
13 июньгә Татарстанда 3958 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 3621 кеше терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 8 кеше. Татарстанда 11 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа