Татарстанда коронавирус чорында яңа кагыйдәләр гамәлгә керде
Татарстан Республикасында ачык һавада кино күрсәтү рөхсәт ителә.
Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзен изоляцияләү режимы 9 августка кадәр озайтылды. Аларга үз-үзен изоляцияләү урынын ташлап китәргә киңәш ителми, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинеты сайтында.
Пандемия белән бәйле рәвештә чираттагы кертелгән чикләүләр бүген гамәлгә керде. Кино күрсәтү ачык мәйданчыкларда − паркларда, скверларда һәм яр буйларында рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа