COVID-19ның яңа 54 очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 54 очрагы ачыкланган. Шулардан 12 кеше госпитализацияләнгән һәм 42 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре 18 дән - 30 яшькә кадәр -11 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 18 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 9 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 2 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 35 очрак, Чаллыда 10 очрак, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык бистәсе һәм Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
9 июньгә Татарстанда 3665 кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа