Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче ике кеше ялган банкирларга үз акчаларын биргән

Гомумән алганда, ике татарстанлы 230 мең сумнан колак каккан.

Тәүлек эчендә Әлмәттә яшәүче ике кеше ялган банкирларга үз акчаларын биргән. Бу хакта ТР буенча МВД матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче очракта аферистлар банк хезмәткәрләре булып үзләрен таныштырып, 29 яшьлек иргә шалтыратып, кемдер картадан бөтен акчаларны алырга омтылуын белдергәннәр. "Акчаларны саклап калу" өчен, банкоматтан акчаны резерв счетына күчерергә кирәк булган. Әлмәтле барлык таләпләрне дә үтәгән һәм картага аферистларга 130 мең сум күчергән.

Шул ук схема буенча 67 яшьлек пенсионерны алдаганнар. Өлкән яшьтәге ир шалтыратучыга ышанган, картадан 100 мең сум акча алып аларны саклап калу өчен күрсәтелгән реквизитларга күчергән.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса