Әлмәтле автоприцеп урлаган өчен хөкем ителде
37 яшьлек ир-ат Әлмәт районы Нолинка авылында автоприцеп урлаган.
Шуның белән хуҗага 35000 сум күләмендә зыян китергән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд тарафыннан хөкем ителүчегә 10000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.
Суд карары әле законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа