Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт эшкуарының 1 миллион сумнан артык акчасын урлаганнар

Акчалар банк картасыннан югалган.

Мошенниклар аның мобиль банкының шәхси кабинетына керү җаен тапканнар.


37 яшьлек ир-атның кесә телефонына билгесез операцияне раслау коды белән банктан смс-хәбәр килгән. Ул үзе дә, хатыны да ул вакытта бернинди гамәлләр кылмаган була. Бераз соңрак телефон номерын алыштыру турында хәбәр килгән. Хәбәр текстыннан аңлашылганча, телефон номеры кулланучы тарафыннан алыштырылган. Ир мобиль банкка кереп карый, әмма кушымта абонент номерын алыштыруны таләп итә. Бернәрсә дә аңламаган эшмәкәр банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә һәм предприятиенең исәп-хисап счетын блокировкалауны сорый. Банк хезмәткәре әлеге операцияне Чаллыда урнашкан банк офисында гына башкарып булуын аңлата. Банкка килгәч, зыян күрүче барлык кирәкле документларны биреп, счетын карый ала. Билгесез кешеләрнең төрле банк счетларына төрле суммадагы акча күчергәнлеге ачыклана. Китерелгән зыян 1091954 сум 77 тиен тәшкил итә.


Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү баруын хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса