Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә исерек шоферга хөкем карары чыгарылды

Әлмәт шәһәр суды җинаять эшен карады һәм элек хөкем ителмәгән иргә карата хөкем карары чыгарды.

Бу җәйдә ир-атның тиешле тизлекне арттырып, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе ачыкланды. Күпмедер вакыттан ул идарәне югалта һәм машина кюветка оча. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә травматик шок хәлендә калып, катлаулы тән җәрәхәте алган пассажир хатын-кыз һәлак булган.


Ир үз гаебен тулысынча таныган.


Һәлак булган ханымның кызы аннан мораль зыян өчен 500 мең сум күләмендә компенсация сораган.


Суд машина йөртүчене гаепле дип табып, аны 2,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән, 5,5 елга гомуми режимлы колониягә җибәрергә хөкем иткән.


Зыян күрүче файдасына мораль зыянны компенсацияләү хисабына 400 000 сум түләттерелгән.


Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса