Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ирле-хатынлы әлмәтлеләр фатирларында притон ясаган

Ире хатыны белән үзләре дә наркотиклар кулланганнар.

Әлмәт шәһәр суды үз фатирында наркоманнар өчен притон оештырган ир белән хатынга карата җинаять эшен карады. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд хөкем ителүчеләрнең үзләре дә наркотиклар куллануын ачыклаган. Притон оештырып, ире наркотик матдәләр әзерләүгә алына һәм «клиентларны» эзли, аларны үз фатирларына чакыра. Аның хатыны үзенчәлекле истән котылу өчен бинаны җыештырып һәм җилләтеп тора.

Хокукка каршы бизнес оештыру ир белән хатын наркотиклар сатып алмаска мөмкинлек биргән-алар  җитештергәннең бер өлешен үзләре кулланган.

Ике хөкем ителүче дә үз гаепләрен тулысынча таныган.

Иргә 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хатын – кызга 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Сынау  вакытында алар икесе дә төзәлүләрен расларга тиеш.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса