Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене интернет аша кредит рәсмиләштергәндә 70 мең сумга алдаганнар

Ир фатирын ремонтларга теләгән.

Әлмәттә яшәүче бер кешене 70 350 сумга алдаганнар, ул интернеттагы бер сайтта кредит рәсмиләштерергә маташкан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-атка фатир ремонтлау өчен кредит кирәк булган. Ул интернеттагы бер сайтта 800 мең сум күләмендә кредит алу өчен онлайн-гариза калдырырга булган. Зыян күрүче анкетаны тутырганнан соң, аңа үзен  Николай дип таныштырган ир шалтырата һәм аның исеменә берничә банкта отышлы шартларда кредит алдан хупланылуы хакында сөйли.

Шул ук вакытта Николай аныклап узганча, бер банкта  әлмәтлегә 55 мең, ә башка банкта 15 мең сумлык кредитны хуплаганнар. Акча банк картасына күчерелгәннән соң, ир Николай белән элемтәгә кереп, аңа бу хакта хәбәр итә. Николай аннан банк картасының мәгълүматын күрсәтүләрен сорый.

Бер минуттан соң зыян күрүченең банк картасыннан 70 350 мең сум акча юкка чыга. Ир мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерүчегә ул мондый очраклар турында  мәгълүмат чараларыннан ишетүен әйтә, тик үзе беркайчан да алдакчыларның корбаны булырмын дип уйламаган.

Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү эшләре бара.

Полиция искәртә, гражданнарга сак булырга кирәк!  Мошенниклык гамәлләренә шикләнгән очракта, полициягә 02 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса