Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әңгәмәдәшенең башына банка белән һөҗүм иткән әлмәтле хөкем ителде

Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Әлмәт шәһәр суды җирле 24 яшьлек хатын-кызга карата «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эшен карады. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд бу хәлнең 2021 елның мартында фатир бусагасы янында булуын ачыклый. Гаепләнүче белән зыян күрүче арасында низаг чыга. Исерек хәлдә ир фатир ишекләрен ваткан. Моңа җавап итеп, хатын коридорда идәннән өч литрлы пыяла банканы ала һәм аны зыян күрүченең баш өлкәсенә ташлый. Банка ирнең башына эләккән һәм ватылган.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче җәрәхәтләр ала. Белгечләр бәяләмәсенә караганда, аның сәламәтлеккә авыр зыян китерелгән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Хөкем карарына шикаять бирелмәгән, законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса