Үтерү белән янауда шикләнелүче әлмәтле тоткарланды
Егет йөргән кызын көнли һәм аңа пычак белән яный.
Әлмәттә росгвардиячеләр һәм полиция хезмәткәрләре йөргән кызына үтерү белән янауда шикләнелүче ирне тоткарлаган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барысы да Гафиятуллин урамы буенча урнашкан йорт подъездларының берсендә була. Төнлә патруль экипажы анда пычак белән ир-атның кызга янавы турында хәбәр ала.
Берничә минуттан соң росгвардиячеләр адрес буенча килеп җитәләр һәм полиция наряды белән бергә подъездга керәләр. Янаучы шикләнелүче дүртенче катта табылган. Шунда ук бу хәл турында полициягә хәбәр иткән 19 яшьлек зыян күрүче дә була.
Шикләнелүче 1994 елда туган әлмәтлене тоткарлыйлар, ул кызның якын дусты булып чыга. Анда пычак табыла. Бу хәлнең сәбәбе ир-атның көнләшүе булган. Кемдер егеткә сөйгәненең хыянәт итүен әйтә һәм ул шунда ук мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен кызы янынакилә.
Конфликт югары тоннарда сөйләшүдән башлана, ә аннары җинаятьче өстәлдән кухня пычагы алып яный башлый. Кыз югалып калмый һәм аны баскыч мәйданчыгына этәрә, ә аннары шунда ук полициягә шалтырата.
Җинаятьчене полициягә китергәннәр, ул гаебен таныган. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа