Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кибет каравылчысы тапкан банк картасындагы акчаны тотып бетергән

Хөкем ителүче үз гаебен кире какмаган, тикшерүгә ярдәм иткән.

Әлмәт супермаркетларының берсендә каравылчы хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Ул бер клинетканың банк картасы төшеп калуын күрә һәм табылдык турында беркемгә дә хәбәр итми. 

Ир бер мең сумга кадәр пароль кирәкмәгәнен белә һәм үзе эшләгән кибеттән берничә тапкыр әйбер сатып ала. 2 көн эчендә 3600 сумлык зыян сала. 

Эш буенча шаһитларның берсе-хөкем ителүче эшләгән кибет администраторы  кибеттәге видеоязма карап, хөкем ителүченең түләү өчен чит картадан файдалануын раслаган. Шаһитның күрсәтмәләреннән аңлашылганча, ул әлеге сатып алулардан бонус балларын да җыйган.

Хөкем ителүче үз гаебен кире какмаган, тикшерүчегә ярдәм иткән. Зыян күрүчегә зыянны каплаган. Аңа карата бернинди дәгъвалары да юк. Суд моны хөкем карары чыгарганда исәпкә алган. Хөкем ителүчегә 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 ай рәвештә җәза билгеләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса