Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле машинасын сатып, бурычка баткан

Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек ханым, биржада акча эшләргә теләп, мошенникларның хәйләсенә эләгеп һәм 3 миллион сумга якын заем акчасын югалткан һәм автомобилен дә сатарга мәҗбүр булган.

Узган елның ноябрь аенда зыян күрүче эш табарга булган һәм үз резюмесын интернетка урнаштыра. Агымдагы елның 17 гыйнварында резюмега ниндидер Илья Сергеевич җавап бирә, үзен брокер компаниясенең финанс аналитигы итеп таныштыра һәм аңа инвестицияләр өлкәсендә эш тәкъдим итә. Мөрәҗәгать итүченең хезмәттәшлеккә ризалыгын алгач, шалтыратучы аңа сәүдә өчен шәхси кабинет төзергә һәм телефонга кирәкле барлык программаларны урнаштырырга ярдәм итә. Зыян күрүчедән, янәсе, шәхесне верификацияләү өчен, күрсәтелгән электрон почта адресына җибәрелгән паспорт мәгълүматлары таләп ителә.


1 февральдә ир янә зыян күрүчегә шалтырата һәм акчаны криптовалютага салырга вакыт җиткәнен әйтә. Аферист белдергәнчә, криптовалюта кыйммәтләнгән һәм аны 1,6 млн сумга сатып алырга кирәк. Ханымның андый акчасы юк һәм ул әлеге суммага кредит рәсмиләштереп, акчаларны дүрт банк счетына күчергән. Соңрак ханым "картаны ачу" өчен тагын 700 мең сум акча алган һәм мошенникларга күчергән.


Бераз соңрак, шикле зур транзакция аркасында виртуаль карта блокирован булуы турында смс-хәбәр килә. Картаны ачу өчен 1,6 млн сум акча кертергә кирәк була. Ханым "ярдәмчегә" бу проблема хакында хәбәр итә. Ир финанс ярдәме сорап, инвесторга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә һәм аның телефон номерын бирә. "Инвестор" аның өчен бу сумманы кертергә вәгъдә иткән, хатын-кыз бурычын чыгарылган процентлардан кире кайтарырга тиеш булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса