Акча түләгәнче, алдан тикшер
Әлмәттә яшәүче бер хатын-кыз алдан акча күчерсә дә, социаль челтәр аша сатып алынган товарларын һаман ала алмый.
26 яшьлек әлмәтле алдакчыларга юлыгып, 17400 сум акчасыннан колак кагуы турында гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул Instagramда элиталы өс һәм аяк киемнәре һәм аксессуарлар сату белән шөгыльләнүче интернет-кибет рекламасын күреп ала. Һәм кыйммәтле аяк киеме белән сумка сатып алырга була.
Ханым заказны рәсмиләштерә дә, күрсәтелгән карта номерына акча күчерә, сатып алынган товарларны китерү өчен үзенең мәгълүматларын һәм адресын хәбәр итә. Аңа килгән хәбәрдә администратор акча түләнүен раслый һәм көн дәвамында заказның трек-номеры килеп җитәчәген хәбәр итә. Тик шушы вакытка кадәр мөрәҗәгать итүчегә заказ номеры килми. Ул гына да түгел, администратор аның хәбәрләренә җавап бирми башлый. Шушы көннәрдә ул интернет-кибеттә үзенең аккаунтының бөтенләй блокировкаланган булуын да белеп ала. Үзен алдаганнарын аңлап, ханым полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлмәт районы буенча полиция бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә кара-ганда, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуга катнашы булган кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! Интернет челтәрендәге тикшерелмәгән сайтларда һәм шикле сәхифәләр аша әйберләр сатып алмаска, сатып алырга теләгәндә дә акча күчергәнче аларны яхшылап тикшерергә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа