Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция хезмәткәренә карата газ пистолеты кулланган хокук бозучы тоткарланды

Тоткарланган кешедә аек булмау билгеләре булган  һәм ул идарә итү хокукы булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән.

19 февральдә Әлмәт шәһәренең Совет урамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте экипажы юлның бер ягыннан бер ягына хәрәкәт итүче «ВАЗ-2113» автомобилен күреп ала. Полиция хезмәткәрләре таяклары ярдәмендә  транспорт чарасын туктатырга тырышса да, машина йөртүче тукталу турында закон таләпләрен үтәми һәм тизлекне арттырып, хәрәкәтен дәвам итә.


Бер йорт ишегалдында хокук бозучы автомобильдән чыгып  качарга омтыла. Тикшерү барышында ир газ пистолетыннан полиция хезмәткәренә карап ата, тик тоткарлана.


Ике күзенең дә химик пешүе белән юл-патруль хезмәте инспекторы медицина учреждениесенә китерелә.


36 яшьлек әлмәтле идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән. Моннан тыш, аның исереклекнең тышкы билгеләре (тигез атлый алмау, тән өслеге кызару, алкоголь исе) булган, әмма ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.


Хокук бозучыга  административ материал төзелгән. 


Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлеше буенча (хакимият вәкиленә карата көч куллану) җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса