Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр

19 гыйнварда Татарстан Республикасы Әлмәт судында А. З. Бикбаевка карата административ хокук бозу турында эш каралды.

2022 елның 3 гыйнварында 07 сәгать 20 минутта Бикбаев А. З.аек булмаган хәлдә  руль артына утырган. Судта ул үзенә карата төзелгән административ хокук бозу турындагы беркетмәнең нигезле булуы белән килешеп, үз  гаебен таный.

А.З. Бикбаевның РФ КоАП 12.8 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кылуда гаепләве эш материаллары белән билгеләнгән. Транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү, транспорт чарасын тоткарлау, исереклек халәтенә тикшерү акты, документларны рәсмиләштерүне теркәү һәм А. З.Бикбаев тарафыннан таныклык, рапорт һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатмалары бирелгән. Җәмәгать судьясының әлеге документларына ышанмау өчен нигез юк.


А.З. Бикбаев үзенең гаебен таный һәм ул  балигъ булмаган бала тәрбияли, суд административ җаваплылыкны йомшартучы әлеге шартларны исәпкә ала. 


Суд А.З. Бикбаевны  административ хокук бозуда гаепле дип танырга карар итте. Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп,  дәүләт кеременә түләү белән 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.


Карар кабул ителгәннән соң 10 көн эчендә ТР Әлмәт шәһәр судында шикаять бирелергә мөмкин.


Мәгълүмат Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса