Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле мошенникларга ышанып, 1 млн 700 мең сумга якын акчасын югалткан

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

61 яшьлек хатын-кыз инвестицияләр белән акча эшләргә теләп, 1 682 249 сум югалткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 ел башында социаль челтәрдә хатын эш турында белдерү таба һәм телефон номерын калдыра. Егерме көннән соң аңа билгесез кеше шалтырата һәм инвестицияләр белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.

Ул ханымга табыш алу өчен акча салырга кирәклеген сөйли. Хатын риза була һәм унбиш мең сум акча кертә. Ул кушымта урнаштыра һәм "аның акча эшләвен" күзәтә.

Сумманың артуын күреп, 8 февральдә хатын мошенниклар хисабына тагын 40 мең сум күчергән.

Соңрак зыян күрүчене 1000 долларлык акция сатып алырга һәм бүләккә 200 доллар алырга күндергәннәр. Хатын янә 96 мең сум акча күчергән, шул ук вакытта сумманың бер өлешен кредитка рәсмиләштергән.


Икенче көнне зыян күрүче билгесез затларга 300 мең сум акча җибәргән. Алга таба, алдакчыларның билгеле схемасы буенча, хатын көн саен аларга акча күчерә. Тик аферистлар һәр тапкыр яңа хәйләләр тапкан һәм аны күбрәк акча күчерергә мәҗбүр иткән.

Түләү көнендә алар хатын-кызга акчаны инкассаторлар кайтарачак, дип белдергән, тик моның өчен тагын 25 500 сум акча күчерүне сораган. Ул вакытта хатын-кызның  акчасы булмый.

Бераздан аферистлар элемтәгә керүдән туктый. Ханым  полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса