Полиция хезмәткәрләре янында наркотик төргәген йоткан
Аны тартып алу өчен полиция хезмәткәрләренә медикларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Әлмәттә яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз контактсыз рәвештә наркотик чара сатып алган. Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның 30 декабрендә хатын-кызның массасы 2,02 грамм булган наркотик сатып алуы ачыкланган. Шул ук көнне полицеия хезмәткәрләре аны Әлмәттә бакчачылык җәмгыяте территориясендә тоткарлый. Тоткарлаган вакытта хатын наркотиклы төргәкләрне йота, аны алу өчен медикларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Әлмәтле үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа шундый ук сынау вакыты белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа