Урманга зыян салучыларны ни көтә?
Урман үсентеләренә зыян салучы әлмәтле хөкем ителде.
Әлмәт урманчылыгы участогында предприятиенең генераль директоры вазифасын биләгән ир-ат, урман утыртмаларына зыян китереп, габаритсыз зур йөк техникасын үтү турында күрсәтмә биргән. Бу хакта ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир суд утырышына килми, бернинди үтенечнамәләр дә белдерми.
Хокук бозучының гаебе эш материаллары, шул исәптән фотографияләр, шәхси тану аңлатмасы белән раслана.
Суд аңа 40 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Карар законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа