Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене 30 мең сумга штрафка тарттылар һәм аек булмаган хәлдә йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Ирне 1 елга 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

15 мартта Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы әлмәтлегә карата административ хокук бозу турында эш карап тикшерелде. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итә.

20 февральдә 10:00 сәгатьтә Яр Чаллы-Әлмәт трассасында И.Р. Мөхәммәтҗанов Әлмәт районы авылларының берсе янында аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итә.

Суд аны хокук бозуда гаепле дип танырга карар иткән.

Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләделәр.

Ир үз гаебен таныган.

 Карар кабул ителгәннән соң ун көн эчендә ТР Әлмәт шәһәр судында шикаять бирелергә мөмкин.

 

Мәгълүмат ӘМР юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса