Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Хурлык тактасы

...

Әлмәттә мировой судья аек булмаган шофер белән бәйле чираттагы эшне карады.

20 февральдә иртән И.Р. Мөхәммәтҗанов Яр Чаллы-Әлмәт автоюлында Әлмәт районы авылларының берсе янында аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Һәм шуның белән Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозуда гаепле дип табыла. Ир гаебен таный һәм аек булмаган хәлдә руль артына утырганы өчен үкенүен белдерә. Баксаң, 19 февраль көнне аның баласы туган, ул «бәбәй тәпиен юган», ә икенче көнне аңа машина белән эшкә барырга туры килгән. Өйдән чыгып китәр алдыннан алкотестер белән тикшереп караганда ул тискәре нәтиҗә күрсәткән иде, дип ышандырырга маташа И.Р. Мөхәммәтҗанов. Әмма эш материаллары: хокук бозу, автомобиль белән идарә итүдән читләштерү, транспорт чарасын тоткарлау турында  беркетмәләр, исереклек халәтен тикшерү һәм раслау акты, ДПС инспекторларының язма аңлатмасы һәм видеоязма моның киресен раслый. 15 мартта Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогы мировой судьясы әлмәтлегә карата РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 нче өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эшне карап тикшерде. Аны 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, дәүләт файдасына 30 мең сум күләмендә штраф түләүне билгелиләр.

Бу хакта ӘМРның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итә.

 

 

Граммнар елларга әйләнә

Әлмәттә зур күләмдә үзе өчен наркотик сатып алган лениногорскилы колониягә озатылачак.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 37 яшьлек ир-егеткә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ачыкланганча, ул Лениногорскидан торып интернет аша 1,91 грамм наркотикка заказ биргән. Заказы аны Әлмәттә күпкатлы йортларның берсендә подъездда яшерелгән була. Ир үз автомобилендә нефтьчеләр каласына килә һәм тиешле урында яшерелгән наркотикны таба. Шушы ук көнне полиция хезмәткәрләре законсыз сакланучы наркотикны машинадан табып алалар. Утырыш вакытында лениногорскилы үз гаебен таный һәм үкенүен әйтә. Аның элегрәк тә хөкем ителгәне булган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе 2 нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм җәза срогын каты режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән 4 елга ирегеннән мәхрүм итте.

 

Үз балаларыңа акча кызгансаң...

 

Әлмәт шәһәр прокуратурасы беркайда да эшләмәүче 39 яшьлек ханымга карата дәүләт гаепләвен хуплады.Ачыкланганча, хөкем ителүче ханым 2015 елдан бирле балигъ булмаган - 15, 12, 10 һәм 5 яшьлек балаларына алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә аның 1,5 млн сумнан артык бурычы җыелган. Элегрәк әлмәтлене административ җавапка тартканнар, кисәтү ясаганнар, әмма ул үзе өчен тиешле нәтиҗәне ясый алмаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм хезмәт хакының 5% ын дәүләт файдасына түләп бару шарты белән 8 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса