Әлмәтлене автомобиль урлаганы өчен хөкем иттеләр
Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.
Әлмәттә яшәүче 42 яшьлек ир-ат автомобиль урлауда гаепле дип табылган, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Агымдагы елның 15 мартында көндез Әлмәт районының Бишмунча авылында ир-атның «Лада Гранта» машинасын урлап, Азнакайга юл тотуы ачыкланган. Юлда ул идарәне үти алмый һәм юл-транспорт һәлакәтенә юлыга.
Ир үз гаебен таныган. Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа