Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә Тельман урамында массакүләм ызгыш башлаучыларны тоткарладылар

Алар  20-30 яшьлек дүрт әлмәтле булып чыккан.

Әлмәттә Тельман урамында ял көннәрендә бер кафе янында күпләп сугышканнар иде. Әлмәт полиция хезмәткәрләре конфликтны башлап җибәрүчеләрнең шәхесләрен ачыклаган һәм аларны тоткарлаган, бу хакта г журналистларга РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Резедә Мөхәммәтдинова хәбәр итте.

"Алар  20-30 яшьлек дүрт әлмәтле булып чыкты. Хәзерге вакытта шикләнелүчеләр РФ ҖК 91 статьясы тәртибендә кулга алынган. РФ Җинаять Кодексының 213 маддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды", – дип аңлатты РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы.

 

«ЮВТ-24»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса