Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле интернет аша автомобиль сатып алганда мошенник корбаны булган

Суд җинаятьчегә ике ел һәм алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Әлмәттә яшәүче бер кеше бушлай игъланнар сайтында автомобиль сатып алырга теләгән, әмма мошенникның тозагына эләккән. Бу хакта ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп тапкырлар хөкем ителгән ир-ат Владимир өлкәсендә базарда чит исемгә сим-карта белән телефон сатып ала. Алга таба, Түбән Новгород өлкәсендә булганда, ул сайтта 610 мең сумлык «Mitsubishi Pajero» автомобилен сату турында игълан урнаштырган. Әлеге белдерүгә әлмәтле җавап бирә.

Аннары ир сатып алучы белән телефон аша элемтәгә кереп, беренчел взносны-20 мең сум кертергә кирәклеген әйтә. Шул ук көнне әлмәтле күрсәтелгән сумманы күчерә.

Ир акча алгач, элемтәгә керүдән туктый.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Суд аңа каты режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, ике ел һәм алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса