Танышына пычак белән һөҗүм иткән әлмәтлене хөкем иттеләр
Фаҗига Вәлиев урамындагы 3 нче йортның фатирында була.
Әлмәттә танышына пычак кадаган 36 яшьлек хатынны хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
2022 елның 12 июнендә көндез, Әлмәттә Вәлиев урамындагы 3 нче йортның фатирында исерек хәлдә булган ханым бәхәс вакытында танышының корсагына пычак белән кадый.
Судта ханым үз гаебен өлешчә таныды. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 2,5 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа