Әлмәтле башка кешенең банк картасыннан 2 мең сумнан артык акча тоткан
Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек ир чит кешенең банк картасыннан акча урлаган өчен хөкем ителгән, дип хәбәр итә ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.
Бу кеше кибет янында банк картасын таба, аннары берничә кибеттә аның белән түли. Зыянның гомуми суммасы 2 183 сум 99 тиен тәшкил итә. Картада пин-код кертмичә контактсыз түләү мөмкинлеге булган.
Ир үз гаебен таный һәм зыянны тулысынча каплый.
Суд аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 8 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа