Супермаркетта җиде мең сумлык әйбер урларга омтылган әлмәтлене тоткарлаганнар
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Әлмәттә яшәүче бер ханым супермаркетта җиде мең сумлык әйбер урларга тели. Ул урланган әйберләрне кәрзингә салган һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү кассасы аша узганда түләмәгән. Ләкин хатын-кызны кибет хезмәткәрләре күреп, хокук сакчыларын чакыралар.
Шикләнелүчене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый һәм алга таба тикшерү өчен полициягә тапшыра. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа